Татарстанда яңгыр һәм 20 м/с кадәр җил көтелә
Яшәеш

Татарстанда яңгыр һәм 20 м/с кадәр җил көтелә

Бүген урыны белән бераз яңгыр явачак.

Көндез һава температурасы 8-13 градус булачак. Әмма киләсе көннәрдә республикада яңгырлы салкын һава көтелә.

28 сентябрьдә төнлә һәм көндез республика районнарында яңгырлар, шулай ук секундына 15-20 метр көчле җил булачак. Төнлә температура урыны белән 0 градуска кадәр төшәргә мөмкин, һавада һәм туфракта локаль рәвештә туңдырырга мөмкин. Көндез термометр баганалары 10 градустан да югары күтәрелмәячәк.

29-30 сентябрьдә болытлы һәм яңгырлы, урыны белән көчле җил булуы көтелә. Төнлә 7 градустан, ә көндез 11 градустан да югары булмаячак.


Нет комментариев