Татарстанда яңа уңышның беренче тонна ашлыгы сыйфат тикшерүен узды
Татарстанның Авыл хуҗалыгы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан филиалы белгечләре яңа уңышның беренче партия уҗым бодаен тикшерде.
Үрнәк Татарстанның Чүпрәле районыннан китерелгән 94 тонна күләмендәге партиядән алынды.
Лабораториядә ашлык барлык төп күрсәткечләр буенча тикшерелде. Алар арасында натурасы, аксым (протеин) күләме, дымлылык, клейковина сыйфаты, төрле катнашмалар булу һәм корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсе бар. Экспертиза нәтиҗәләре ашлыкның югары куллану сыйфатларын раслады, һәм партиягә рәсми рәвештә өченче класс бирелде.
«Бу ашлык партиясенең туклану һәм технологик кыйммәтен объектив рәвештә күрсәтә торган берничә мөһим күрсәткечне билгеләп үтәргә мөмкин. Әйтик, абсолют коры матдәгә исәпләгәндә аксым (протеин)ның масса өлеше 16,2 процент тәшкил итте. Өченче класс өчен норма кимендә 12 процент булырга тиеш», — дип сөйләде Татарстан Республикасындагы «ЦОК АПК» федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалы директоры Татьяна Менликиева.
Үзәк белгечләре көн саен муниципаль районнарга чыгып, ашлык саклау урыннарында, складларда һәм басуларда үрнәкләр ала, аннары аларны тиз арада лабораториягә тикшерүгә җибәрә.
Быелгы сезонда республикадагы гомуми ашлык уңышының кимендә 2,2 миллион тоннасы бодай булыр дип көтелә. Бу күләмнең барысын да үзәкнең Татарстан филиалында тикшерергә ниятлиләр. Урып-җыю кампаниясе тәмамланганчы, белгечләр партияләр формалашкан урыннарда 4,5 мең үрнәк алырга һәм лабораторияләрдә 86 меңнән артык тикшеренү үткәрергә планлаштыра.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев