Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында уңайлы 11 мәдәни объект булдырылачак
Татарстанда «Гаилә» бөтенроссия проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты ярдәмендә 11 мәдәни объект төзелә һәм яңартыла.
Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык объектлар да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җиһазлар белән оборудованиеләнәчәк.
«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында инвалидларның мәдәни тормышта, социомәдәни үсешкә, мәдәният өлкәсендә белем алуга хокукларын тәэмин итү өчен барлык шартлар булдырылган. «Үтемле мохит» рейтингы буенча, Татарстан Республикасы инвалидлар өчен мәдәният оешмаларына ирешү буенча регионнар арасында 2нче урынны били», – дип белдерде Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Бөтенроссия проектлары кысаларында Казан һәм Мамадыш шәһәрләрендә төбәк һәм муниципаль китапханәләр яңартылачак. Арча, Бөгелмә һәм Кукмара районнарында уку, укыту һәм чаралар үткәрү өчен күпфункцияле зоналар белән заманча китапханәләр ачылачак. Шулай ук, халкы 500 мең кешегә кадәр булган торак пунктларда мәдәни-күңел ачу оешмалары, шулай ук төбәк һәм муниципаль балалар сәнгать мәктәпләре модернизацияләнәчәк. Өстәвенә, төбәк һәм муниципаль милектәге музейлар һәм театрлар да яңартыла.
Мәдәни объектлар инвалидлар һәм азмобильле кешеләр өчен уңайлы булсын өчен аларга махсус техник чаралар һәм җиһазлар, шул исәптән пандуслар, лифтлар, тактиль модельләр һәм тифлокомментарийлар куелачак.
2025 елда Татарстан Республикасы торак пунктларында мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программасына Азнакай һәм Ютазы районнарындагы ике өстәмә белем бирү оешмасы, шулай ук Әлки, Апас, Арча, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Тәтеш, Теләче һәм Чирмешән районнарындагы 19 авыл мәдәният йорты кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев