Эсселек аркасында һава шартлары начарланачак
Яшәеш

Эсселек аркасында һава шартлары начарланачак

Бүген Татарстанда метеошартларның начарлануы көтелә - синоптиклар кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр, боз яву һәм җилнең 15-20 метрга кадәр көчәюен фаразлый.

Шул ук вакытта эссе булачак - республика буенча һава +25-30 градуска кадәр җылыначак. Казанда термометрлар +27-29 градус күрсәтәчәк.

ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, явым-төшемнәр ял көннәренә кадәр сакланачак. Әмма Татарстан урманнарында янгын куркынычы зур.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев