Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда ел башыннан «Пушкин картасы» буенча 500 меңгә якын билет сатылган

2025 елда «Пушкин картасы» федераль программасы «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу проект 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.

Республикада «Пушкин картасы» программасыннан 333 800 кеше файдалана. 2025 елның беренче 4 аенда бу карта ярдәмендә 22 миллион сумга якынча 500 мең билет сатылган. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Татарстан 2025 елның I кварталында билетлар сатылышы буенча Россия төбәкләре арасында Мәскәүдән генә калып, 2нче урынны алды. Керем күләме буенча исә башкала һәм Санкт-Петербургтан соң 3нче урында тора.

Үткән елның көзендә Мәскәүдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова һәм РФ мәдәният министры Ольга Любимова катнашында узган «Пушкин картасы. Премия» тантанасында Татарстан программаны гамәлгә ашыруда иң яхшы төбәкләрнең берсе дип танылды.

«Пушкин картасы» программасына 2021 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин карары белән старт бирелде. Программа буенча 14-22 яшьтәге гражданнар катнаша ала. Картадагы 5 мең сумны театрга, музейга, концерт залларына, кино һәм башка мәдәни учреждениеләргә билет алу өчен кулланалар. Хәзерге вакытта илдә «Пушкин картасы»ннан 10,5 миллионнан артык кеше файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев