Татарстанда бензинга бәяләр игътибар үзәгендә кала.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Узган атнада барлык автомобильчеләр дә бәя сәясәтендә үзгәрешләр сизмәде, чөнки ягулыкның иң популяр маркалары, АИ-92 һәм АИ-95 кыйммәтләнмәде. Уртача бәя литр өчен 59,70 һәм 63,34 сум тәшкил итә.
Ә менә АИ-98 маркалы бензин 2 тиенгә кыйммәтләнде. 98-нченең литры хәзер 86,49 сум дип бәяләнә. Дизель бәясе 33 тиенгә үсте. Аның литры 70,56 сум тора.
Нет комментариев