Татарстанда Covid-19дан тагын биш кеше үлде
Яшәеш

Татарстанда Covid-19дан тагын биш кеше үлде

Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаннары булды. Шулай итеп, инфекция пандемиясе башланганнан бирле 1312 татарстанлының гомерен алып китте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнгән ", - дип хәбәр итә ведомство.



Үлүчеләр 1937 һәм 1939 елгы республикабызда яшәүче ике хатын-кыз һәм 1939, 1946, 1959 елларда туган өч ир-ат.


Нет комментариев