Татарстанга быел нинди җәй киләчәк?
Яшәеш

Татарстанга быел нинди җәй киләчәк?

***

Татарстанда киләсе җәй эссе булачак. Һава температурасы һәр җәй саен нормадан югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Россия Гидрометүзәге фаразы буенча, вегетация чорында Татарстанда һава температурасы алдагы язгы һәм җәйге айларда нормадан бер градуска югарырак булачак. Явым-төшем нормада булачак», – дип сөйләде ул.

Сентябрьдә Татарстанда һава температурасы нормадан бер градуска һәм аннан да югарырак булыр дип фаразлана.

Метеоролог мәгълүматлары буенча, алдагы җәйдә куркыныч метеорологик күренешләр – давыллар, көчле яшеннәр булу һәм боз яву ихтимал.

 


Нет комментариев