Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда БПЛА бүлекчәсе өчен контрактлы хезмәткә җыю башланды

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашу өчен БПЛА (пилотсыз очучы аппаратлар) бүлекчәсенә контракт нигезендә хезмәткә кешеләр җыялар.

Бу турыда Казанның беренче разрядлы контрактлы хезмәткә сайлау пункты җитәкчесе Андрей Козлов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта БПЛА бүлекчәсенә хезмәткә җыю бара. Бу бик мөһим һәм перспектив юнәлеш. Үзәк хәрби округта пилотсыз очучы аппаратлар полкы оештырылган. Хәзер бу полк киңәйтелә, яңа вакансияләр ачылды. Гражданнарны анда хезмәт итәргә чакыралар», – диде ул.

Андрей Козловның сүзләренчә, кандидатларга куелган таләпләр гадәти контрактлы хәрбиләр өчен куелучы таләпләр белән бер үк. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе һәм техника белән эшләү осталыгы өстенлек булып санала. Контрактлы хезмәткә җыю 10 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев