«Бу биржада бензин бәяләренең кискен артуы һәм ягулыкның дефициты белән бәйле. Татарстан заводлары хәзер бензин җибәрми башлады. Бензин юк!»
Бу - агымдагы елның 1 мартыннан бирле гамәлдә булган ягулык экспортына тыюны гамәлдән чыгару нәтиҗәсе. Ул вакытта экспертлар хәбәр иткәнчә, Россия хөкүмәте тарафыннан бу чара эчке базарда бәяләр үсешен тоткарлау өчен кертелгән иде.
Ягулык базары уенчылары әлеге хәлнең уңай якка чишелешенә регулятор ярдәм итәр һәм гамәлдән чыгарылган тыюны кире кайтарыр, дип өметләнә. Вәзгыять уңай хәл ителешенең тагын бер варианты - компанияләрне күбрәк ягулык җитештерергә мәҗбүр итү.
Комментарии
Без имени
0
0
Соң, бөтен нәрсәгә бәя арткан чорда, бензин генә артмый калмас инде, гомер булмаганны... Аннары, бензингә бәя артты дип, калган бөтен нәрсәгә артачак инде, чөнки юл чыгымнары бит