Татарстанда алдагы тәүлектә буран һәм көчле җил көтелә
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстанда алдагы көннәрдә буран һәм көчле җил көтелә. Һава шартларының начарлануы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтү таратты.
Һава шартларының бозылуы 26 мартта төнлә һәм көндез көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Күпчелек районнарда көндез юеш кар явачак. Минималь һава температурасы төнлә 4тән 9 градуска кадәр салкын, аязганда 14 градуска кадәр салкын торачак.
Максималь температура районнарда көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев