Татарстанда 85 яңа СОVID-19 очрак теркәлгән, шуларның берсе - читтән кергән, калганнары контактлы.
22 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча авыручылар 18 - 90 яшьтәгеләр.
География: Казанда 44 кеше ковид йоктырган, Чаллыда 10 авыру, безнең Яшел Үзән бу юлы өченче урында – 7 кеше, Әлмәттә 6, Түбән Камада 3, Норлат, Алабуга һәм Питрәчтә – 2шәр, Аксубай, Алексеевский, Арча, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Тукай районнарында – берешәр авыру.
1 декабрьгә Татарстанда 10 424 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 9139 кеше савыккан, шул исәптән 64е - соңгы тәүлек эчендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев