Татарстанда 55нче үлем
Яшәеш

Татарстанда 55нче үлем

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын бер очрагы расланды.

1938 елгы Нурлат районында яшәүчене Чистай үзәк хастаханәсенә ике яклы пневмония белән дәвалануга салалар. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында хәле начарлана. Вирус лаборатория тесты белән расланган.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев