Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда 5 ноябрьдән беренче тапкыр коронавирус очрагы 200дән кимрәк теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә 193 Covid-19 очрагы теркәлгән. Беренче тапкыр бу елның 5 ноябреннән республикада теркәлгән зарарлану саны 200дән кимрәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, зарарлану очракларының берсе — читтән кертелгән, калганнары –контактта булганнар. "59 кеше хастаханәгә салынган, 134е өйдә дәвалана», — дип аныклыйлар ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 98 кеше йоктырган. Яр Чаллыда 32 авыру очрагы билгеләнгән, ә Яшел Үзән районында — 15, Түбән Камада — 11. Вирус барлыгы 21 муниципалитетта ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 8 декабренә мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 39 850 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 33 110 кешесе савыккан, 246сы узган тәүлек эчендә дәваланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев