Татарстанда -5 градуска кадәр суытачак
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, якшәмбе төнендә Татарстан территориясендә минус 5 градуска кадәр суык көтелә.
5 ноябрьдә болытлы, аязучан һәм күбесенчә явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнчыгыш җиле 4 - 9 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр булачак.
Төнлә һава температурасы 0дан минус 5 градуска кадәр, ә көндез җылырак — +3тән +8 градуска кадәр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев