Татарстанда 1897 елгы иске земство мәктәбен бер сумга саталар
Апас районы Кабык Күпер авылында урнашкан мәдәни мирас объекты – элекке земство мәктәбе бинасы сатуга куелган.
Инвесторлар республиканың махсус программасы буенча бу тарихи бинаны нибары бер сумга сатып ала ала. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
XIX гасыр ахырында төзелгән эклектика стилендәге бер катлы агач бина мәйданы 441,7 квадрат метрны тәшкил итә һәм җитди реставрация эшләрен таләп итә.
XIX–XX гасырлар чигендә бу уку йорты авылның чын мәгариф маягы булып саналган. Мәктәп алдынгы укыту методикалары, үз китапханәсе, мәктәп яны бакчасы булу белән аерылып торган, әзерлек дәрәҗәсе буенча чиркәү-приход мәктәпләреннән күпкә узып киткән. Биредә XX гасыр башында 55 бала белем алган. Бина 2014 елга кадәр эшләгән, аннан соң ул региональ әһәмияттәге истәлек статусына ия булган.
Лотны символик бәядән сатып алу яңа милекчегә йөкләмә бирә. Сатып алучы шундук ия булу хокукын ала, әмма объектка обременение теркәлә. Инвестор, саклау документлары таләпләренә катгый карап, реставрация эшләре комплексы үткәрергә тиеш, һәм тарихи йөзен торгызу уңышлы тәмамлангач кына бина тулы һәм аерым милеккә күчәчәк.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев