Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан «Туган телләр» һәм «Туган әдәбият» атамаларын саклап кала алды

РФ Юстиция министрлыгында 17 июльдән теркәлгән яңа боерыкта «туган тел» һәм «туган әдәбият» төшенчәләре сакланган. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Шушы көннәрдә 18 июльдә кул куелган тагын бер приказ алдылар. 17 июльдә ул РФ Юстиция министрлыгында теркәлү узды һәм инде гамәлдә. Анда «туган тел» һәм «туган әдәбият» төшенчәләре сакланган. Шуңа күрә туган телнең булмавына борчылырга кирәкми. Туган тел дәресләрен кыскартуга килгәндә, бу мәсьәлә буенча без хәзер эш алып барабыз. Нәтиҗәләр булыр дип уйлыйм. Безнең максат – атнасына ике, өч сәгать күләмендә туган тел һәм әдәбият дәресләрен саклап калу», – диде ул.

Һадиуллин шулай ук уку планының биш варианты бар һәм аларның икесендә туган тел юк, дип белдерде, ләкин республикада алар кулланылмавын искәртеп үтте. Министр сүзләренә караганда, элек туган телне һәм әдәбиятны өйрәнү буенча уку планының өченче һәм дүртенче вариантларында атнага ике сәгать, бишенче вариантта – өч сәгать бүлеп бирелгән. Уку планының соңгы варианты милли мәктәпләр өчен каралган, анда ике сәгать туган телгә һәм бер сәгать – туган әдәбиятка бүленә.

Элегрәк ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың милли мәктәпләре өчен уку планын саклау турында сорап хат юллаган иде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев