Татарстан табиблары махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк
Яшәеш

Татарстан табиблары махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк

Медиклар бөтен Россия күләмендә мобилизацияләнә.

“Һичшиксез, Татарстан читтә калмаячак, медицина хезмәткәрләрен мобилизацияләү бурычы тулысынча хәл ителәчәк”, – дигән республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына җибәрелергә тиешле медикларның төгәл саны әлегә мәгълүм түгел.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев