Республика клиник хастаханәсе табиблары Иркутск өлкәсендәге тайгада аю һөҗүменнән исән калган 55 яшьлек Татарстан кешесенең сынган аягын яңадан җыйган.
Фаҗига хатын-кыз тайгада аюдан качарга тырышкан вакытта булган. Ерткыч Казан компаниясе геологлары яшәгән йортларга килгән, ишекләрне һәм тәрәзәләрне ваткан, күчмә вагоннарны күтәреп ташлаган.
Зыян күрүченең ире тормыш иптәшен һәм хезмәттәшләрен коткару өчен аюның игътибарын үзенә җәлеп иткән, әмма үзе һәлак булган. Икенче көнне аюны аучылар атып үтергән.
Зыян күргән хатын-кыз берничә ел дәвамында геологлар өчен пешекче булып эшләгән. Хәзер ул махсус йөрү җайланмасы – ходуноклар ярдәмендә хәрәкәтләнә. Табиблар аны бер атнадан хастаханәдән чыгарырга планлаштыра.
Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, кичергәннәрен искә төшерү дә хатын-кызга бик авыр бирелә: бу хакта сөйләшкәндә ул елый.
Нет комментариев