Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан ширкәтләре ЦТС Биржасын сайлый: 2025 елдагы сату күләме 10 млрд сумнан артты

Россиянең иң яшь һәм технологик сәүдә мәйданчыкларының берсе булган ЦТС Биржасы Татарстан Республикасы базарында 2025 ел эшчәнлегенә йомгак ясый.

Хисап чоры нәтиҗәләре күрсәтүенчә, төбәк компанияләренең күбесе тәэмин итү һәм сатып алу эшләрен оештыруның иң уңышлы һәм куркынычсыз ысулы буларак биржа механизмнарын сайлый, дип белдерә мәйданчыкның матбугат хезмәте.

Оештырылган сатулар көндәшлекнең ачыклыгын һәм килешүләрнең ышанычлылыгын тәэмин итә, бу чыгымнарны оптимальләштерүгә һәм бизнесның нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый.

Катнашучыларның активлыгы финанс күрсәткечләре белән дә раслана. Республикада уздырылган сатуларның махсуслаштырылган базары кысаларында төзелгән контрактлар күләме 10 миллиард сумнан артып киткән, ә килешүләрдә 175 подрядчы һәм 308 тәэмин итүче катнашкан.

Тоташулар динамикасы елдан-ел үсә барган ышанычның мөһим күрсәткече булып тора: декабрь аенда гына төбәктәге 168 яңа оешма мәйданчыкта шәхси кабинетлар ачып, сату-алу мөмкинлеге алган.

«Татарстан Республикасында 2025 ел нәтиҗәләре – бизнесның дәүләт сатып алулары һәм коммерцияле тәэмин итү өлкәсендәге заманча цифрлы карарларга ышанычы артуының ачык мисалы. Без төбәк предприятиеләренең биржа мәйданчыгын законнарны үтәү өчен корал буларак кына түгел, ә логистиканы оптимальләштерү, чыгымнарны кимәтү һәм ышанычлы контрагентлар табу өчен көчле ресурс итеп та активрак куллануын күрәбез. Ел ахырында яңа катнашучылар санының тотрыклы үсүе төбәктә сатып алу эшчәнлегенең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелүен сөйли», — дип белдерде ЦТС Биржасы генераль директоры Виталий Хәйруллин.

Төзелеш материаллары сегменты (9,5 млрд сум) күләм буенча лидер булып тора. Шуннан соң әйләнеше 500 млн сумнан артып киткән металлар һәм 100 млн сумнан артык булган агач материаллары килә.

«ҮТҮ Биржасы» АҖ — Россиянең заманча биржа мәйданчыгы. Биржа теләсә нинди масштабтагы бизнес өчен оештырылган сатулардан (төбәк дәрәҗәсеннән алып федераль дәрәҗәгә кадәр) файдалану мөмкинлеген тәэмин итә. Тулырак мәгълүматны centorgs.ru сайтында таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев