Очрашуда предприятиенең «Алабуга» МИЗда Aurus Senat серияле җитештерүне эшләтеп җибәрүгә әзерлеге турында фикер алыштылар.
Предприятиенең генераль директоры сөйләгәнчә, хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләнә. Параллель рәвештә алга таба белем бирү мөмкинлеге белән белгечләр кабул ителә. Процессны оештыру - расланган план кысаларында бара. Адиль Ширинов хәбәр иткәнчә, Алабугада җыелган беренче Aurus Senat клиентларга 2021 елның маенда җибәрергә әзер булачак.
Нет комментариев