Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы көне алдыннан Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә йөк порты ачтылар

Тантаналы чарада РФ транспорт министры урынбасары Александр Пошивай, ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Тантаналы чарада РФ транспорт министры урынбасары Александр Пошивай, ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Портның үзенчәлеге – "Төньяк-Көньяк" һәм "Европа - Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорлары киселешендә урнашуы, Россиядәге Европа өлешенең бердәм тирән сулы системасы аша 3 диңгезгә чыгу мөмкинлеге (Кара, Каспий, Балтыйк диңгезләре).

Портның причал стенасы озынлыгы 2,5 км дан артык, причал буендагы тирәнлек 5 м тәшкил итә, бу «елга-диңгез» классындагы 13 суднога бер үк вакытта швартовка ясарга мөмкинлек бирә.

СММЛЦ причалы буйлап 455 йөк вагоны сыйдырышлы һәм тәүлегенә 1500 вагонга кадәр үткәрү мөмкинлеге булган тимер юллары урнашкан.

СММЛЦ порт инфраструктурасын алга таба үстерү, "Төньяк-Көньяк" МТКсына интеграцияләнергә һәм бу маршрутта аның "Волга"дагы төп йөк хабына трансформациясе перспективасы белән ил төбәкләренә йөк ташуны тәэмин итә торган төп транспорт хабларының берсе булырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген моннан йөк транспорты, поезд һәм судно эскпортка китте.

Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев