Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан Конституциясе көне белән!

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең тарихы республиканың төп кануны кабул ителү белән бәйле. 1990 елның 31 августында Татарстан Югары Шурасы Төп канунны эшләү өчен республика Президенты җитәкчелегендә Конституция комиссиясен төзү турында карар кабул итә. Комиссиягә Югары Совет Президиумы әгъзалары, халык депутатлары, күренекле хокук белгечләре керә.

Конституция проекты 1991 елның 31 декабрендә басылып чыга. Бөтенхалык фикер алышуыннан соң, республиканың төп законына 5 меңнән артык тәкъдим һәм кисәтү кертелә.

1992 елның маенда Татарстан Республикасы Югары Советының X сессиясендә Конституциянең беренче укылышы уза. Ә 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә ул кабул ителә.

Бу вакыйга уңаеннан 6 ноябрь республикада бәйрәм көне – Татарстан Конституциясе көне дип игълан ителде.

Күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсе тагын да күтәрелсен, алга таба да рухи һәм мәдәни кыйммәтләребез сакланып калсын, Республикабыз тагын да чәчәк атсын! Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, бер кайгысыз бәхетле көннәр телибез.

Дөньяларыбыз – имин, күңелләребез һәрчак шат һәм тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев