Татарстан авылындагы йортта кечкенә бала гәүдәсен тапканнар
Яшәеш

Татарстан авылындагы йортта кечкенә бала гәүдәсен тапканнар

Сигез айлык баланың гәүдәсен җомга көнне, 5 июльдә, Татарстанның Балтач районындагы Ярак-Чурма авылы Горький урамындагы йортларның берсендә кичке сәгать җиделәр тирәсендә тапканнар.

Табылган вакытта бала инде биш сәгатьтән артык үлгән булып саналган. Ни өчен бала шундый озак вакытка ялгызы калган – билгесез.

KazanFirst  мәгълүматлары буенча, үлгән кызның әнисенә 44 яшь, ә әтисенә - 60 яшь.

Хәзерге вакытта вакыйга сәбәпләре ачыклана.


Нет комментариев