Татар көрәше – безнең тарих, безнең горурлык!
Милли бәйрәмнәребез һәм Сабан туйларының үзәгендә нәрсә тора? Әлбәттә, җавап бер – милли көрәш!
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Татар көрәше – бу безнең бабаларыбыздан килгән гореф-гадәт. Ул тарихыбызның, мәдәниятебезнең төп тамырларын саклый. Борынгы заманнарда ук көрәш көч сынашу, ир-атларның батырлыгын күрсәтү ысулы булган. Бүген дә ул үз дәрәҗәсен төшерми. Көрәшнең нигезе – гаделлектә һәм осталыкта. Татар көрәшендә никадәр гади һәм бер үк вакытта күпме тирән мәгънә ята! Көч салышып кына түгел, акыл, тизлек, тагын да мөһиме – техника осталыгы белән җиңү кирәк. Шөкер, Яшел Үзәнебездә көрәш түгәрәкләре гөрләп эшли. Бирегә башлангыч сыйныфлардан алып, зур егетләргә кадәр шөгыльләнә ала.
– Минем уйлавымча, көрәш белән 2-3нче сыйныфлардан шөгыльләнә башларга кирәк. Ник дигәндә, кечкенә балалар әле аны аңлап бетерә алмый, ул яшьтә көрәш алымнарын аңнарына җиткерү авыррак. Бүгенге көндә түгәрәккә 15-20 егет йөри. Араларында өлкәнрәкләр дә бар. Яшел Үзән Сабан туеның баш батыры Айдар Әхмәтов та нәкъ менә биредә шөгыльләнә, – дип сөйли Яшел Үзән спорт мәктәбенең милли көрәш буенча тренеры Илнур Гыйбадуллин.
Егетләрдән секциягә йөрүнең төп максаты белән кызыксынам: «Минем Сабантуй батыры буласым килә», – дип белдерде кечкенә Кәрим. Шулай ук, тренерның бик таләпчән булуын да яшермәделәр. Таләпчән булмый кара! Кирәк чакта кырыс та була белү мөһимдер әлеге эштә, юкса шул кадәр ир баланы тыңлата, аларда чыдамлык хисләрен тәрбияләп булыр идеме икән?! Бүгенге көндә татар көрәшенең хәле турында да сорамый булдыра алмадым.
Татар көрәше республикабызның рәсми спорт төрләре исемлегенә керә. Көрәш буенча республика, Россия һәм халыкара ярышлар үткәрелеп тора. «Борис Годунов» фильмында да, Сочидагы Олимпиада ачылу тантанасында да безнең көрәшчеләр татар халкының батырлык рухын бөтен дөньяга танытты.
– Яшел Үзәндә көрәш, яшерен-батырын түгел, авыррак бара. Чөнки районда әлеге спорт төре буенча ярышлар үтми. Бу инде үз чиратында финанс мәьәләсенә килеп тоташа. Күрше районнарга барып дәрәҗәле урыннар яулап, кызыгып кайтабыз. Бездә дә шундый бер татар җанлы, татар милли көрәше өчен җан атучы булса икән! Өметсез шайтан гына диләр, бәлки якын киләчәктә бу хәл уңай якка хәл ителер, – дип сөйли тренер.
Безнең бурычыбыз – бу кыйммәтле мирасыбызны саклап, яшь буыннарга тапшыру. Һәр Сабантуйда, һәр бәйрәмдә көрәш мәйданына күп төрле яшьтәге балаларның, яшүсмерләрнең чыгуы – безнең киләчәк өчен өмет уята. Татар көрәше – безнең милли, рухи мирасыбыз. Бабаларыбыздан калган шушы мирасны онытмыйк, танытыйк, горурланыйк! Ә әңгәмәдәшемнең үз хыяллары:
– Шушы егетләремне алдагы рәтләрдә, Татарстан чемпионатларында күрергә телим. Милли көрәшебез үссен, Яшел Үзән егетләре мәйданнарда танылсын, җиңсен иде. Иң зур теләгем шул, – дип сүзен йомгаклады Илнур Гыйбадуллин.
Яшәсен татар көрәше! Яшәсен татар рухы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев