Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Танылган радио алып баручысы вафат

***

«Комсомольская правда» радиосы алып баручысы Михаил Антонов вафат булган. Аңа 49 яшь иде.

«Михаил Антонов вафат булды. Миша – ул безнең радионың тавышы гына түгел иде. Ул безнең радиостанциянең җаны булды һәм шулай булып калачак.

2009 елның 16 февралендә 97.2 FM ешлыгында нәкъ менә Антонов: «Исәнмесез-исәнмесез, дуслар, эфирда – «Комсомольская правда» радиосы», – дип әйтте, – дип хәбәр ителә басманың Telegram-каналында.

Антонов медицина училищесын тәмамлаган, фельдшер булып эшләгән, армия хезмәтен Чечнядә медицина ротасында үткән. «Комсомольская правда» радиосында ул «Дежавю», «Был бы повод», «Настоящий хит-парад» кебек тапшырулар алып барган.

Интертат

Фото: соц. челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев