Танылган композитор, педагог, баянчы Әнвәр Шәрәфиев вафат
Аңа 88 яшь иде.
Әнвәр Шәрәфиев — ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, 45 ел дәвамында укытучылык эшчәнлеген алып барды.
200дән артык җыр һәм романс, 50 концерт-инструменталь әсәрләр, балалар, хор һәм симфоник музыка авторы. 13 вокаль һәм инструменталь әсәрләр җыентыгы басылып чыга.
Музыкасын Әнвәр Шәрәфиев язган берничә җыр күп еллар дәвамында популяр. Аларны Татарстанның күп кенә халык артистлары башкара. Шулай ук аның әсәрләре Казан, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Алабуга һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендәге мәгариф учреждениеләренең педагогик репертуарына керә.
Чыганак: TatNews Tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев