Талпан энцефалиты һәм башка инфекцияләр профилактикасы буенча «кайнар линия» уздырыла
Яшәеш

Талпан энцефалиты һәм башка инфекцияләр профилактикасы буенча «кайнар линия» уздырыла

«Татарстан Республикасы санитария һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән бүлеге хәбәр итүенчә, 2 майдан 11 майга кадәр талпан энцефалиты һәм башка инфекцияләр профилактикасы, ә 12 майдан 23 майга кадәр балалар ялы, балалар товарлары сыйфаты буенча «кайнар линия» уздырыла.

Гражданнарга мөрәҗәгать итү өчен телефоннар:

«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты – (84371) 5 72 63, эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә һәм 13.00дән 16.40ка кадәр;
Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге – 8 800 555 49 43 (тәүлек буе).

Фото: freepik


Нет комментариев