Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын күп еллар. Җиңү язын каршылагыз!

Быелгы яз, 9 май көне, башка елдагылардан үзенең тантаналыгы, купшылыгы белән аерылып торырга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы үзенчәлекле һәм колачлы итеп билгеләнергә тиеш иде.

Елдан-ел сафлары сирәгәя барган ветераннар да, җиңү яулауларының зур юбилеен аерым бер дулкынлану белән көтте.
Бәйрәмне элеккечә урам тутырып уздыру мөмкинлеге булмаса да, алар игътибардан читтә калмады, әлбәттә. Әмма, мондый датаны ябык ишекләр артында каршылау, шулай да, лаеклы түгел инде...

Шул ук, илебездәге билгеле сәбәпләр аркасында, Бөек Ватан сугышы инвалиды Әхәт ага Латыйпов белән дә телефон аша гына аралашу мөмкин булды. Ә ветеран белән күрешеп сөйләшәсе бик килгән иде. 96нчы яшен ваклау чы әңгәмәдәшем зарланмады, хөкүмәтне, тормышны әрләмәде, ә киресенчә, рәхмәтләр әйтте:

– Зурладылар быел бүләкләре белән, мондыйның булганы юк иде әле, рәхмәтләр яусын, канәгать без, – диде ул. – Дөньялар шулай тыныч торсын, тормышлар матур, җитеш, яшисе иде әле, яшисе иде.
«9 классны тәмамлаганнан соң, теләгем укуны дәвам итү иде. 18 яшь 21 октябрьдә тулыр га тиеш. 19 сентябрь көнне, кайткан төшемә повестка килгән. Бу – 1942 ел. Киттем военкоматка. Аннан хәрби частька билгеләделәр, Казан янында лагерьда 2 ай булдык.

Язманы тулысынча газетабызның 33нче саныннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев