Спорт бүлеге җитәкчесе Мария Петрова ГТО билгесенә ия булды
Яшәеш

Спорт бүлеге җитәкчесе Мария Петрова ГТО билгесенә ия булды

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе Петрова Мария Александровнаны лаеклы бүләге — ГТО билгесе белән чын күңелдән котлыйбыз!

— Бу казаныш — аның тырышлыгының һәм районыбыз спортын үстерүгә керткән зур өлешенең ачык мисалы. Бүләкнең нәкъ менә эш урынында тапшырылуы аның хезмәтенең мөһимлеген тагын бер кат дәлилли. Сез — барыбыз өчен дә үрнәк!  Мария Александровна кебек үз эшенең осталары белән горурланабыз! Сезгә яңа уңышлар, иҗади илһам һәм барлык башлангычларыгызда зур җиңүләр телибез, – дип яза Яшел Үзән районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.


Нет комментариев