Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау-җавап 8 ай элек киленем үлеп китте. I төркем инвалид кызлары бар һәм хәзер улым опекунлыкны үзенә алды.

Киленнең өе калды. Ул йорт бит инде аның кызына булырга тиештер?

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә. – Үлгән кешенең милке васыять яки закон буенча кабул ителә. Барысы да кешенең васыять калдыру-калдырмавына бәйле. Ул нотариуста рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Әгәр васыять булмаса, мирас закон нигезендә, ягъни туганнарның якынлыгы дәрәҗәсе буенча бүленә.

Беренче дәгъвачылар – иң якын туганнар: балалар, әти-әниләр, ир яки хатын. Аларны әле беренче чират варислары дип тә атыйлар. Алар белән бер үк вакытта милеккә хокукны, әлеге кешенең үлгәненә кадәр бер елдан да ким булмаган вакыт аралыгында тәрбиясендә (карамагында) яшәгән кеше дә күрсәтә ала.

Икенче чират – апа- сеңелләр, әбиләр һәм бабайлар. Әгәр беренче чиратның варислары бар икән, барысы да алар арасында бүленә. Әгәр андыйлар юк икән, мирас икенче чиратта катнашучылар арасында бүленә. Икенче чират дәгъвачылары да булмаса, өченче чират карала – һәм башкалар. Бер чиратның туганнары тигез өлешләрдә мирас ала. Тәрбиядә булганнар (иждивенецлар) теләсә кайсы чиратка кушыла.

Сезнең очракта беренче чираттагы варислар бар: вафат булган хатынның ире һәм баласы. Шулай ук баланың (I төркем инвалидның) милекнең мәҗбүри өлешенә хокукы бар. Россия Федерациясе Гражданнар кодексы маддәсе нигезләмәләренә караганда, мираска бирүченең балигъ булмаган яисә хезмәткә сәләтсез балалары, аның хезмәткә сәләтсез ире һәм ата-анасы, шулай ук хезмәткә сәләтсез тәрбиясендәге затлар (иждивенецлар) мәҗбүри өлешкә хокуклы. Аларга мирас калдыручы үлгәннән соң алты ай эчендә нәсел хокуклары турында белгертергә – документлар белән нотариус ка мөрәҗәгать итәргә һәм мираска хокук турында таныклык алырга кирәк. Әгәр дә күрсәтелгән кабул итү срогы узса, мирас суд органнары аша рәсмиләштерелә.

Әлеге сорауны бирүчеләр мәсьәләләренә конкрет ачыклык кертәселәре килсә, документлары белән миңа мөрәҗәгать итә ала. Барлык документларны өйрәнми торып, тәгаен җавап бирү мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев