Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау-җавап

Исерек кешеләр утыргач, ни өчен машина тәрәзәләре парлана?

Хәмер эчкән кешеләр утыргач, машина тәрәзәләре парлана. Пассажирлар аек булса, мондый хәл күзәтелми.

Интернетта әлеге фактны, кандагы алкоголь кеше сулаганда кире чыга торган һаваны спирт парлары белән тулыландыра, шуңа күрә чык ноктасы күрсәткече күчә, пыялаларга дым конденсаты утыра, дигән аңлатулар бар. Әмма бу версия бик үк дөреслеккә туры килми. Исерек кеше бүлеп чыгара торган һавада спиртлар концентрациясе аек кешенекеннән бик азга гына аерыла һәм ул конденсация процессына җитди йогынты ясый алмый.

Моның чын сәбәбе бик гади. Кандагы алкоголь күпчелек очракта кешенең йөрәк тибешен ешайта, кан тамырларын киңәйтә, тир бүленеп чыгуны арттыра, үпкәләрдә гадәттәгедән күбрәк сыеклык парга әверелә. Шулай итеп, кеше үз тирәсенә күбрәк җылы һәм дым бүлеп чыгара башлый. Нәкъ менә шуңа күрә тәрәзә пыялалары парлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев