Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соңгы хат (хикәя)

Бервакыт Илдусы район үзәгенә медосмотр үтәргә китте. Китте һәм кире әйләнеп кайтмады... КамАЗ астына эләгеп, изелеп беткән гәүдәне Сания ападан башка берәү дә танымады... Илереп елап соңгы юлга озаттылар. Өйдә ямь бетте...Тол хатынның бар өмете балаларында иде... Тик аларга да яхшы гамәлләре белән әниләрен сөендерергә язмаган икән шул...

– Костюмны киеп карарга килә аласызмы? Килсәгез, бик яхшы булыр иде. Юкса соңга калуыбыз бар...

Тегүче хатынның телефоннан яңгыраган ягымлы тавышы яңа гына җыр яздырып бетергән Зөбәрҗәтне машинасына чыгарга мәҗбүр итте.

«Примеркадан соң «Пирамида»га репетициягә барырга туры килер, ә кичен ресторанда гына ашармын да – отбой!» – дип уйлады кыз. Соңгы арада «йолдыз»ның ашарга пешерергә дә вакыты җитми башлады. Тиздән «Татар җыры» бит, ашарга пешерү кайгысымыни монда!

...Ә авылда әнисе Сания апа чир белән тартышып ята иде...
«Ай-һай, тагын аяк сызлый! Үләм бит инде! Раббым, зинһар, сабырлык бир! Намазны тагын укый алмам микәнни? Их, плитә өстендәге ташып кайнаучы чәйнекне алса иде берәрсе! Үзем тора алмыйм... Ай-яй!.. 

Сания апа шулай уфтанды. Соңгы арада кул-аяк сызлаулардан нык интегә ул. Төннәрен йоклый алмый, көндез тагын бер эш эшли алмый урын өстендә ята. Әле ярый күрше Гөлчирә бар. Буш вакыты булган саен кереп, өйне җыештырып, су ташып, керләрен юып чыкмаса, күптән беткән иде инде Сания апа. Чү, менә тагын ул керә түгелме?

– Җаныкаем, ярый әле син бар! Син булмасаң нишләр идем ялгыз башым?! – дип өтәләнде ул.

– И Сания апа, миңа берни түгел лә! Үзең терел тизрәк, яшь бит әле син! – диде Гөлчирә, чәйнекне тиз арада өстәлгә куеп. Күчтәнәчкә алып кергән балдан авыз итеп, тәмле чәй эчкәч, бераз көч кергәндәй булды Саниягә. Сагыну җыерчыклары каплаган сары йөзендә елмаю сирпелеп алды, зәңгәрсу күзләреннән җылылык бөркелде. Сөякләре беленеп торган ябык куллары маңгайга төшкән чал чәчләрен яулык белән каплады. Кинәт картайды ул. Кызларныкы кебек гәүдәсе ябыкты, суырылып калды, аяклары тыңламый башлады. Бердәнбер йөрәк парәсе – Зөбәрҗәте кайтмау шулай бетерде әнисен. Ни хаты юк, ни үзе кайтмый...

Их, бар иде бит бу нигезнең дә шаулап-гөрләп торган чаклары! Ышанычлы, тырыш Илдусы, итәк тулы балалары бар чагында бәхете ташып тора иде аның! И рәхәт чаклар! Тик язмыш барыбер үзенекен итә икән шул. Бервакыт Илдусы район үзәгенә медосмотр үтәргә китте. Китте һәм кире әйләнеп кайтмады... КамАЗ астына эләгеп, изелеп беткән гәүдәне Сания ападан башка берәү дә танымады... Илереп елап соңгы юлга озаттылар. Өйдә ямь бетте...Тол хатынның бар өмете балаларында иде... Тик аларга да яхшы гамәлләре белән әниләрен сөендерергә язмаган икән шул. Бердәнбер улы язгы ташу вакытында малайлар белән боз өстендә уйнап, елгада батып үлде, ике олы кызлары исә көтүлектә коточкыч давылда яшен сугып җан бирделәр... Боларның барысы да шулхәтле тиз һәм бер-бер артлы булды – 35 яшендә чәчләре агарып беткән Сания акылдан яза күрмәсен дип, берара авыл халкы шомлана калды.

Бердәнбер кызы Зөбәрҗәтне үстерергә үзендә көч тапсын иде, диеп теләделәр. Әмма бу хәсрәтләргә түзәргә, кызын кеше итәргә көч тапты Сания, һәм бөтен авылны шаккаттырды. Балам башкаларныкыннан ким булмасын, кимсенеп йөрмәсен, диеп, ике эштә тир түкте, төннәрен йортны, малларны, Зөбәрҗәтен карау белән мәшгуль булды. Әнисенең тырышулары, йокысыз төннәре бәрабәренә Зөбәрҗәт, чыннан да, бернәрсәгә мохтаҗлык кичермичә үсте. Матур киемнәр, тәмле ашау, өфләп кенә торган әнисе тәмам иркә кыз ясады аннан. Кыз үзе теләгән уку йортына керде, үзе теләгән эш белән шөгыльләнде. Аның бу дәрәҗәгә ирешүендә әнисенең никадәр хезмәте, өмет-ышанычлары тупланганны ул хәтта аңлап та җиткерми иде.

...«Костюмым искиткеч! Мартта булачак концертымда да бу күлмәкне кими булмас...» – дип уйлады Зөбәрҗәт ресторанда утырганда. Ул һаман чыгышы турында уйлый, сәхнәдә йолдыз булып балкыйсын күзаллап елмая иде. 

«Парикмахер, визажистларга хәзер үк хәбәр итәргә кирәк, юкса авызымны ачып калырмын», – дип, кыз кабаланып җыена да башлады.

...Кемгә – парикмахер, кемгә гап-гади игътибар кирәк... Сания, өметләр баглап, кызына тагын хат язып карарга булды. «Хәлем бик начар, балам, сагындым үзеңне, кайта алмассыңмы?» – шушы берничә сүзгә күпме ярату, наз, ялвару, өзгәләнү сыйган бит!.. Ана кызының кечкенә чакларын, үзенең итәгенә тагылып йөргән вакытларын күз алдына китереп, яшь аралаш елмайды. Төпчеге кайтып керсә – ул һичшиксез тереләчәк! Аякка басачак! 

...Сәхнә арты мыжлап тора. Борчылу, дулкынлану катыш сөенү сүзләре ишетелә. Җырчылар артыннан чабучы журналистларга операторлар, фотографлар ияргән... Шушы күч арасында курчак кебек бизәнгән, чәчләрен матур итеп җыйдырган зәңгәр күлмәкле, зифа буйлы, бераз тәкәббер Зөбәрҗәт басып тора. Әнисенең үлем түшәгендә ятуын белмәгән «йолдыз» бүген үзен буй җитмәс биеклектә кебек хис итә: чыгышы бит искиткеч булды! Алкышлар, чәчәкләр... Телевидение журналисты, әнә, интервьюга дәшә... Җырчы кыз дәрәҗәсен белеп кенә һәр сорауга җавап бирә бара, уңышларының серен ача. Димәк, тырышулары юкка булмаган! Җиң сызганып сольный концерт әзерләргә дә мөмкин...

...Кулына бу конвертның ничек килеп эләккәнен, аны кем биргәнен җырчы хәтерләми, әмма бер төркем җырчылар һәм дәрәҗәле кунак белән фотога төшкәндә аңын җуя язуы онытылмаслык мизгел булды. «Әни-и!» – дигән сүзе әллә каян иңрәп чыкты. Зөбәрҗәт бу шулкадәр газиз, якын, изге сүзне өч елда беренче тапкыр әйтүен аңлады. 

– Хәлегез начармы әллә? Ярдәм кирәк түгелме?

Дәрәҗәле кунакның Зөбәрҗәткә эндәшүе аны томаннар арасыннан чыгарды бугай...
– Юк, рәхмәт, бар да тәртиптә, борчылмагыз...

Чибәр туташның йөзенә ялган елмаю кунды.

...Төн уртасында юлларына кар салып бетергән авыл буйлап килгән такси Сания апаның капкасы төбенә килеп туктады. Зәңгәр күлмәкле кыз ишектәге йозакны күреп сыгылып төште. Ул соңга калганын аңлады. Череп беткән койма такталарын кочаклап елаган җырчыны күргән шофер аптырашта иде...

Кабер өстендәге чардуганга кулын куйган Зөбәрҗәт тормышының чәлпәрәмә килүен аңлады. Бернәрсә, бернәрсә кирәкми аңа хәзер бу дөньяда. Концерт та, чәчәкләр дә, клип, дан, поклонниклар да – берсе дә кирәкми. Өзелеп сагынган, көннәрен ишеккә карап үткәргән саф җанлы әнисе генә кирәк...

Кеше күзенә күренмәс өчен Зөбәрҗәт таң атканчы ук машинага утырды да кабат Казанга китте. Тик ни өчен? Ул моны үзе дә белми иде...
Гомере буе Зөбәрҗәткә иркенләп яшәргә ирек бирмәгән, җанын тырнап, йөрәген телеп торучы соңгы хат кына газиз кешесенең истәлеге булып калды... 

Айназ Гайниева

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев