Путин Николай Патрушевны РФ Иминлек Советы башлыгы вазифасыннан азат итте.
Аның урынын РФ Оборона министрлыгын җитәкләгән Сергей Шойгу алачак.
Владимир Путинның көч ведомстволары башлыклары вазифаларына тәкъдим ителгән кандидатураларының тулы исемлеге:
- Эчке эшләр министры вазифасына Колокольцев Владимир Александрович;
- Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча министр вазифасына Куренков Александр Вячеславович ;
- Тышкы эшләр министры вазифасына Лавров Сергей Викторович;
- Оборона министры вазифасына Белоусов Андрей Рэмович;
- Юстиция министры вазифасына Чуйченко Константин Анатольевич;
- Тышкы разведка хезмәте директоры вазифасына Нарышкин Сергей Евгеньевич;
- Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры вазифасына Бортников Александр Васильевич;
- Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры вазифасына Золотов Виктор Васильевич;
- Федераль сак хезмәте директоры вазифасына Кочнев Дмитрий Викторович;
Нет комментариев