Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил турында кисәтә
Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил турында кисәтә
31 октябрьдә синоптиклар татарстанлыларны көньяктан 15-20 м/с тизлек белән исүче җил хакында кисәтә. Казанда җилнең көче 15-18 м/с булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе.
Республика буенча явым-төшем күзәтелә, термометрлар күрсәткечләре +1 градустан +6 градуска кадәр үзгәреп торачак.
Көндез республика башкаласында һава +4-6 градуска кадәр җылыначак. Шәһәрдә вакыты белән яңгыр көтелә. Татарстанда һава температурасы 3-8 градуска кадәр җылыначак, дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев