Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар Татарстанда бер атнага һава торышын фаразлады

ТР Гидрометүзәге бу атнага Татарстанда һава торышы турында сөйләде.

"Аз хәрәкәтле югары циклон республиканы үзенең циркуляциясендә тотып тора. Менә инде берничә көн безнең төбәк әлеге циклонның төньяк-көнбатыш һава агымы өлешендә. Вакыт-вакыт яңгыр белән, салкын болытлы һава торышы күзәтелә, аерым районнарда яшенле яңгыр ява», - дип сөйләде синоптиклар. Һаваның максималь температурасы 13-20 градус җылылык тәшкил итә, төнлә 7-13 градуска кадәр түбәнәя. Мондый температура нормадан 4-5 градуска түбәнрәк, дип аңлаттылар ТР ГМСта.

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген көндез республика аша әлеге циклонның чираттагы атмосфера фронты уза. Төш вакытында температура плюс 13 дән 19 градуска кадәр тәшкил итте.

Сишәмбе көнне, 18 августта, яңгырлы һава торышы сакланачак, шул ук вакытта яңгырлар нигездә Татарстанның көнчыгыш районнарында көтелә. Шулай ук, урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булуы фаразлана. Температуралар элеккечә түбән: төнлә 6-11 градус нульдән югарырак, көндез 18 градуска кадәр җылына.

Алдагы ике көндә, 19 һәм 20 августта, һава торышына республикада көнбатыш антициклонының алгы өлеше йогынты ясый башлаячак. Җитди явым-төшем көтелми, пәнҗешәмбе көндез генә Татарстанның көнчыгышында бераз яңгыр явачак. Температура фоны исә сизелерлек үзгәрмәячәк: төнлә - 5-11 градус җылы, көндез - нульдән 13-19 градуска югарырак.

Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәгенең якынча фаразына караганда, 21 һәм 22 августта урыны белән яңгыр булырга мөмкин, температуралар акрынлап күтәрелә башлаячак. Көндез җомга көнне, 21 августта, 16-21 градуска кадәр җылына, 22 августта 18-23 градус көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев