Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар Татарстанда аномаль салкыннар булуы турында кисәтә

Татарстанда киләсе атна башында аномаль салкыннар дулкыны көтелә. Бу хакта Гидрометүзәктә кисәттеләр.

Якын көннәрдә Әстерхан, Оренбург, Самара, Тамбов, Воронеж өлкәләрендә салкын булуы фаразлана. Федераль синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә Татарстанда һәм бу төбәкләрдә термометр баганасы нормадан 7-10 градуска түбәнрәк төшәчәк, дип билгеләп үтте Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Аның сүзләренчә, кышкы температураларның шундый аномаль төшүенең озакка сузылуы куркыныч тудыра.

Дүшәмбе көнне, 7 декабрьдә, ТР гидрометүзәге фаразлары буенча, алмашынучан болытлы һава, нигездә явым-төшемсез булачак, аномаль салкын һава көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы 16-21 градус, аязганда минус 26 градуска кадәр булачак. Көндез иң югары температура 9-14 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

Сишәмбе көнне, 8 декабрьдә, аномаль салкыннар сакланачак - синоптиклар явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава вәгъдә итә. Җил төньяк-көнбатыштан, җил уртача тизлектә. Төнлә 15-20 градус салкын, аязганда 25 градуска кадәр салкын булачак. Көндез минус 9дан алып минус 14 градуска кадәр булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев