Сигез кеше, шул исәптән дүрт бала, юл һәлакәтендә һәлак булды
Ростов өлкәсендә юл һәлакәтендә сигез кеше һәлак була
Бу хакта бүген төбәк губернаторы Василий Голубев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, авария Волгодонск районында булган.
- Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә сигез кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булды, - диелә хәбәрдә.
Юл-транспорт һәлакәте урынына өлкә ЮХИДИ җитәкчеләре китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев