Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Шәһри Казан»га – 30!

Бүген республиканың танылган газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Басманың баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, хәзер укучы иң элек газетада матурлык эзли.

Утыз ел элек, 1990 елның 17 августында, «Шәһри Казан» газетасының сигнал номеры чыга. Аның хәзерге баш мөхәррире Радик Сабиров «Татар-информ» хәбәрчесенә басмадан нәкъ менә нәрсә көткәнен сөйләде.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, газета аудиториясе барыннан да элек анда матурлык эзли.

"Интернетта иң популяр темалар - шоу-бизнес һәм фаҗига, ә газета укучысы бу темаларны яратмый. Элек безнең басмада криминаль рубрика иде. Без аны бер колонка сыйфатында кайтарып карадык, тик укучы кабул итмәде. Шунда ук кире элемтә килде ", - дип аңлатты ул.

Баш мөхәррир билгеләп үткәнчә, аудитория бик рәхәтләнеп файдалы киңәшләр, "Сорау-җавап" рубрикасын һәм дин темасына мәкаләләр укый.

"Кешеләрне укудан мәхрүм итәргә кирәкми, чөнки халык яңадан укый башлады. Бу пандемия вакытында бигрәк тә сизелде. Авыр булыр дип курыктык, ә укучыларда, киресенчә, ихтыяҗ туды ", - дип ассызыклады Сабиров. «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире дә газетаның барлыкка килү вакытларын исенә төшерде. Ул вакытта милләт язмышы темасы актуаль иде һәм әдәбиятка зур игътибар бирелде. Бәлки, бу редакциядә күп шагыйрьләрнең эшләве белән бәйле булгандыр ", - дип фаразлады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев