Сезон башланганнан бирле Татарстанда бөер синдромы белән үтә торган геморрагик бизгәкнең 190 очрагы теркәлгән.
Авыручылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткән.
«Хәзер без авыруның сезонлы күтәрелеше чорында торабыз. Бу кимерүчеләр өчен уңайлы һава шартлары белән бәйле. Без аларның санының шактый артуын күзәтәбез. Алар арасында инфекция йоктырган хайваннар да күп», —дип сөйләгән Авдонина.
Татар-информ
Нет комментариев