Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Салават белән Гүзәлем гендер-патида: Миңнехановлар гаиләсе ишәергә тора

Салават Миңнеханов, Гүзәлем һәм кызлары Мәдинә гендер-патига юл тоткан.

Кибетләрдә ал күлмәк таба алмау сәбәпле, муенына хатынының ал яулыгын бәйләгән Салават белән Мәдинә кыз өчен тавыш бирергә, ә Гүзәлем малай өчен тавыш бирергә булган.

Видеодан күренгәнчә, гендер-пати Салаватның энесе Азамат белән киленнәре Алия гаиләсендә үткәрелгән. Баланың җенесен белү көне чын бәйрәмгә әверелгән. Өч кыз тәрбияләүче гаиләнең дүртенчегә кемне көтүе барысына да кызыклы. Дүртенче тапкыр әти булырга җыенган Азаматның баллондагы буяуны һавага сиптергәнен һәркем дулкынлану белән көтә.

Ниһаять! Миңнехановлар гаиләсендә малай да булачак! Азамат белән Алиянең кызлары да энекәш көткән, аларның битләреннән шатлык күз яшьләре тәгәри, үзе дә 3 ул үстергән Зөлхия ханым (Эдуард, Салават, Азамат Миңнехановның әнисе) да балалары өчен бик шат.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев