Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сәйдәшев урамында яшәүче ир-атның корсагына пычак кадалган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1011 чакыру килгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 608е – шәһәрдән, 403е районнан булган. 402 кешене госпитализацияләгәннәр: 299ы – шәһәрдән, 103е – районнан.

Комаров урамында күршесе кыйнаган, баш мие селкенгән 42 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган.

Новониколаевский авылындагы бер оешма территориясендә баш мие җәрәхәтләнгән 51 яшьлек иргә ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

Медиклар Сәйдәшев урамында корсагына пычак кадалган 65 яшьлек исерек иргә ярдәм күрсәткән. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.

Комаров урамында хатыны калак сөягенә пычак кадаган 65 яшьлек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев