Шәһәре пляжы янында ял итүчеләр күз алдында, хәрби самолет диңгезгә килеп төшә
Ейскида пляжда ял итүчеләр күз алдында хәрби самолет диңгезгә килеп төшә
Ейск шәһәре пляжы янында Су-25 штурмовигы Азов диңгезенә килеп төшкән. «112» каналы хәбәр итүенчә, пилот катапульта системасы белән файдаланган, әмма барыбер исән кала алмаган. Ул батып үлгән, дип яза «112» каналы.
Түбән биеклектән төшү сәбәпле, парашют тизлекне киметеп өлгерми, ул аякларын сындыра һәм су йота. Өстәвенә, аның өстенә парашют төшә һәм шуның бауларына чуала. Аны судан чыгаргач коткармакчы булалар, әмма барып чыкмый.
Самолет пляжда ял итүчеләрдән ерак түгел урынга төшә.
Көньяк хәрби округ хәбәр итүенчә, штурмовик өйрәнү-хәрби очышлар башкарган. Самолетның двигателе эшләми башлаган, дип яза РИА Новости.
Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев