Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәhәр гөрли, ә авыллар бетеп бара...

Авыл белән шәhәр арасы – Ара ерак, килә кайтасы.

Авыл белән шәһәр арасы

Авыл белән шәhәр арасы –
Ара ерак, килә кайтасы.
Ите, сөте, йомыркасы килә,
Аз-маз гына тия файдасы.

Авыл белән шәhәр арасын,
Күпме еллар таптап йөрибез.
Җәен печән чабып, утын ярып,
Кышын кайтып карын көрибез.

Авыл белән шәhәр арасында
Асфальт юллар инде салынган.
Урам исемнәре, юл билгеләре,
hәрбер өйнең саны язылган.

Авыл белән шәhәр тигезләште,
Газы, суы өйгә кертелгән.
Укып йөргән агач мәктәбемнең
Урыны буш, күптән сүтелгән.

Шәhәр гөрли, ә авыллар бетеп бара,
Ишекләрдә тора йозак эленеп.
Кайсы өйдә кеше яшәгәне,
Морҗасыннан тора күренеп.

Госман Вәлиуллин.
Олы Ачасыр-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев