Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабантуйлар заманча

Менә сиңа тамаша!

Сабантуйга кайтмый калсам,
Нәрсәдер җитми кебек.
Әллә генә ничек шунда,
Күңелем китек кебек.

Җитми кебек күрешүләр,
Аралашу, сөйләшү.
Күл буйларын бер әйләнү,
Күгәрчендәй гөрләшү.

Әй, Сабантуй, Сабантуй!
Син бит хәзер заманча!
Шаккатыплар күзәтәм
Машиналар чабышын.

Менә сиңа тамаша!
Хәтта күзләр камаша!
Халыкка караганда,
Бихисап машиналар.

Машиналар ялтырап,
Сабантуйга килгәннәр.
Кая инде җәяү йөрү,
Ерак юллар үткәннәр.

Ә халык шатланышып,
Гөрләтеп куллар чаба.
Елга бер килгән бәйрәмдә
Чыжлый да, бызлый таба!

Сабантуйлар гөрләсен!
Дөньялар имин булсын!
Һәр мизгелнең кадерен белеп
Яшәргә насыйп булсын!

Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев