Руслан Кираметдиновның Чаллыдагы концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан
Чаллыда җырчы Руслан Кираметдиновның өстәмә концерты гөрләде. Тик тамаша башланып озак та үтмәгән, көтелмәгән хәл килеп чыккан.
Залда ут сүнгән һәм бар аппаратура эшләүдән туктаган.
Тамашачысы нәрсә булган дип аптыраса да, Руслан үзе бу ситуациядә югалып калмаган – җырлавын микрофон һәм музыкасыз гына дәвам иткән. Бераздан аңа баянчысы кушылган. Әлеге видеолар социаль челтәрләрдә таралды.
«Форс мажор. Ут сүнде бит! Әмма, Руслан молодец! Микрофонсыз да бик шәп җырлый»;
«Ут сүнде, ләкин концерт туктамады. Ул бернигә карамыйча, барысын да җиңеп чыкты», – дип мактаган халык җырчыны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев