«Рубин» Савелий Ковтун белән 2028 елга кадәр контракт төзеде
Савелий Ковтун Казанның «Рубин» клубы белән профессиональ контрактка кул куйды. Контракт 2028 елга кадәр исәпләнгән, дип хәбәр итә клубның рәсми порталы.
Футболчы «Сочи»ның яшьләр командасыннан күчте, анда ул 14 уен үткәргән, 4 гол керткән.
Якын арада «Рубин» тагын бер уенчының күчүе турында игълан итәчәк. Sport24 мәгълүматлары буенча, Үзбәкстан сакчысы Жахонгир Урозов Казан клубына күчү алдыннан медицина тикшерүен уңышлы узган. Футболчы инде командага кушылган һәм Казандагы базада шөгыльләнә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев