Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» федераль хәйрия акциясенә кушылды.
Балалар хыяллары язылган открыткалар белән бизәлгән чыршы ТР Дәүләт Советы холлында урнаштырылды һәм Рөстәм Миңнеханов өч открытка сайлады. Ике бала Казанда, бер бала Яр Чаллыда яши.
Татарстан Президенты күп балалы гаиләдән килгән кызның теләген тормышка ашырды. 15 яшьлек Екатерина ноутбук турында хыялланган һәм аның хыялы тормышка ашкан. Екатеринаның өч абыйсы бар, ул рәсем ясарга ярата.
Нет комментариев