Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм һәм «икеле»

Рөстәм исемле малай әтисе һәм әнисе белән шәһәрдә яшәгән. Әтисе гел эштә булган, соң гына кайткан. Рөстәм аны ял көннәрдә генә күрә алган.

Беркөнне укытучы апа өй эшенә әкият укырга биргән. Ләкин Рөстәмнең укыйсы килмәгән. «Кич белән өйрәнермен әле», – дигән ул. Малай кичкә кадәр урамда дуслары белән велосипедта йөргән, туп типкән. Икенче көнне укытучы дәрестә:
– Рөстәм, синнән башлыйбыз, – дип, такта каршына чакырган.

Рөстәм башын иеп чыгып баскан. Ләкин, ләм-мим, бер сүз әйтә алмаган. Ә дуслары, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышып, аңа пышылдыйлар икән. «Борын-борын заманда яшәгән ди, бер патша». Рөстәм дә алар артыннан кабатлап: «Борын-борын заманда яшәгән, ди, ташбака». Бөтен класс дәррәү көлә башлаган. Укытучы Рөстәмгә «икеле» куйган.

Рөстәм дәресләрдән соң паркка киткән. Бер тыныч почмактагы эскәмиягә утырган. Сумкасыннан көндәлеген һәм бетергеч алып, икелесен бетергән. Инде бу «икеле»дән котылдым дип, тынычлап, сумкасына көндәлеген салам гына дигәндә, аннан ниндидер кәкре-бөкре әйбер килеп чыккан.
– Исәнме, Рөстәм, – дигән ул.
– С-с-син кем? – дигән малай, аптырап.
– Танымыйсыңмыни, син алган «икеле», төзәтмисең икән, артыңнан калмая чакмын, – дигән.

Рөстәм узган ел әтисенә «икеле» алмас ка вәгъдә биргән иде. Шуңа күрә, уйга калган. Шул арада аның башына бер фикер килгән. Көндәлеген эскәмия кырыендагы чүп савытына салган да, китәргә җыенган. Көндәлек тә, «икеле»дә Рөстәм артыннан калырга теләмәгән. Ә малай сыйныфташларыннан оялган, биг рәк тә әтисенә биргән вәгъдәсен бозарга теләмәгән: егет сүзе бер була бит.
Икенче көнне Рөстәм «икеле»сен төзәткән.

Айзилә Садыйкова,
Олы Яке мәктәбенең
VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев