Розеткага тыгып калдырылган җайланма аркасында янгын чыккан
24 февраль – 2 март көннәрендә янгын сүндерү хезмәтенә 8 чакыру килгән.
Шуларның 4есе ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.
Олы Карагуҗа авылының Тынычлык урамында хуҗалык вагонының, якынча фаразлаулар буенча электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан янгын чыгып, 15 квадрат метрына зыян килгән.
Осиновоның Гайсин урамындагы йорт фатирында розеткага тыгып калдырылган җайланмадан ут чыгып (якынча нәтиҗә ясау буенча), диван янган.
Октябрьский бистәсенең «Дубрава» бакчачылык җәмгыятендәге өйнең, электр җиһазыннан янгын чыгып, 110 квадрат метрына зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев